4 июльдә 18:00 сәгатьтә Аксубай районында яшәүчеләрне һәм кунакларны «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында музыкаль кичәгә чакыралар.
Концерт А.Гуляев исемендәге скверда узачак. Тамашачылар алдында Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Сандугач сайрар иле» фестивале лауреаты Рафаэль Якупов чыгыш ясаячак.
Кичә кунакларын яраткан вокаль әсәрләре, җанлы башкарулары һәм җылы иҗади атмосферасы булган якты концерт программасы көтә. Чара җәйге кичне бөтен гаилә белән саф һавада үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
Нет комментариев