Аксубайда Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр

Үзәк мәйданда Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган тантаналы митинг узды.

Чарада төрле елларда Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән ветераннар, шулай ук яшь буын вәкилләре катнашты.

Очрашуны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов ачты.

— Хөрмәтле Ватанны саклаучылар, сез Әфганстанда, Чечняда, Сириядә һәм махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби хәрәкәтләр вакытында батырлык күрсәттегез. Сез илебезнең мәнфәгатьләрен һәм бәйсезлеген якладыгыз. Район башлыгы Алмаз Мингуловтан котлаулар кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез, — диде ул.

Ветераннарга подполковник Рамил Сөләйманов мөрәҗәгать итте. Ул үзенең сугышчан юлын, сугышчан иптәшләрен искә төшерде һәм укучыларны өлкән буын батырлыгы истәлеген кадерләп сакларга өндәде.

— Ватан өчен барган сугышларда катнашкан кешеләрнең сөйләгәннәрен хәтерегездә калдырыгыз. Тарихи хәтер нык булырга тиеш, — дип билгеләп үтте подполковник.

Махсус хәрби операция зонасыннан демобилизацияләнгән Рәмис Вафин иптәшләренә изге теләкләрен җиткерде.

Тантаналы митингта Әфганстан ветераннары Евгений Анищенко, Таһир Әхмәтвәлиев, Чечен вакыйгалары ветераннары Сергей Макаров, Владимир Васильев һәм Сириядәге сугыш хәрәкәтләре ветераны Рәсим Фәхретдинов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.


Нет комментариев