Аксубайда Россия Федерациясе әләмен күтәрделәр
Бүген Аксубай үзәгендә Россия көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Иртәнге тугызда вакыйгалар өченче мәктәп каршында башланып китте. Мәктәп каршындагы мәйданда район мәктәпләре укучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре сафка тезелеп басты. Котлау, сәламләү сүзләре яңгырады, чыгыш ясаучылар әлеге бәйрәмнең һәр граждан өчен әһәмиятле булуы турында сөйләделәр.
Россия Федерациясе гимны яңгырады, Россия әләме күтәрелде.
Җыелучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.

– Россия көне – безнең илдә яшәүче барлык халыкларның бердәмлеге көне, – дип ассызыклады ул. – Бу Ватаныбыз хакына, республикабыз һәм туган ягыбыз үсешенә хезмәт итүчеләр бәйрәме. Барыгызны да Россия көне белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, укуда һәм хезмәттә уңышлар, яңа казанышлар, оптимизм телим!
Өченче мәктәп каршындагы чара Балалар паркында дәвам иткән зур программаның бер өлеше булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев