Аксубайда пленэрда – Яр Чаллыдан яшь рәссамнар
Безнең районга «Милли колорит» иҗат проекты кысаларында бөек татар шагыйре Хәсән Туфанның 125 еллыгына багышланган «Туган як киңлекләре» дип аталган биш көнлек пленэрга Яр Чаллының 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары килде.
Аларны сәфәрдә Халыкара педагог-рәссамнар берлеге рәисе Гүзәл Шәрәфетдинова, укытучы-рәссам Анна Куликова озатып йөри.
Пленэрда катнашучылар зур кызыксыну белән балалар сәнгать мәктәбендә булдылар. Мәктәпнең сәнгать бүлеге укытучысы Кристина Серкова кунаклар белән «Җиңү балалары» темасы буенча осталык дәресе үткәрде. Эшләр Ватанны саклаучылар елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Бу көнне кунаклар Бикмуллиннарның гаилә остаханәсендә булдылар, хуҗалар белән сөйләшеп, аларның эшчәнлек юнәлешләре белән кызыксындылар. Ә аннары Аксубай читендәге матур почмакны сайлап, этюдникларын җәйделәр.
Яшь рәссамнар шулай ук яр буе буйлап йөрделәр, Аксубай пейзажы белән хозурландылар, универсаль технологияләр техникумы белән таныштылар. Алда аларны Аксубайга сәяхәтнең бай программасы көтә. Шул исәптән район һәм туган як музеенда безнең төбәк тарихы белән танышу да. Бүген Яр Чаллы кунаклары Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә Чистайда узачак «Кичке Кама» кичке пленэр-бәйгедә катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев