Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Җиңү кроссы үтәчәк

2025 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Кәкре Күл авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Григорий Романов истәлегенә багышланган ХХХХVI җиңел атлетика йөгереше узачак.

Кросста катнашу өчен 12 яшь категориясе билгеләнгән. 17 яшькә кадәрге катнашучыларга табиб рөхсәте булырга, 18 яшь һәм өлкәнрәк спортчыларның табиб рөхсәте булырга һәм ярышларда катнашкан вакытта үз сәламәтлекләре өчен шәхси җаваплылык турында шәхси имза куелырга тиеш. Гаризаларны 2-80-06 телефон номеры буенча, табиб рөхсәте белән исемле заявкаларны ярышлар узачак көндә бирергә мөмкин.

Барлык катнашучылар өчен гомуми старт Ленин мәйданында биреләчәк, арадаш финиш Аксубай техникумы булачак.

1 чакрым дистанциядә төп старт – Кәкре Күл авылы күпереннән; 3 километрлы дистанциядә төп старт – Аксубай – Нурлат автомобиль юлы чатыннан; 14,7 километрлы дистанциядә төп старт Аксубай мәйданында биреләчәк, барлык дистанцияләр өчен финиш – Кәкре Күл авылы – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле янында. Оештыру комитеты программасы буенча Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан стартта катнашуга теркәлү – 9:00 сәгатьтән 9:50 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев