Аксубайда герой-якташларга стелалар куелды
Аксубай техникумының Хәтер аллеясында махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычны үтәгәндә батырларча һәлак булган АТУТны тәмамлаучы Сергей Ильин һәм хезмәт ветераны Хөсәен Моратшинга тантаналы рәвештә стелалар ачылды.
Тантаналы митингка геройларның якыннары, туганнары, техникум шәкертләре, “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте, иҗтимагый формированиеләр вәкилләре, дин әһелләре, якташларыбыз турындагы хәтер кадерле булган барлык кешеләр җыелды.
Район Башкарма комтеты җитәкчесе Алмаз Мингулов тантанада чыгыш ясап, Сергей Ильинның хәрби батырлыгын билгеләп үтте.
– Без андый геройлар турындагы хәтерне кадерләп сакларга тиеш, – диде ул. – Бу стела – батырга һәм аны тәрбияләп үстергән гаиләсенә тирән ихтирам күрсәтү.
Алмаз Мингулов Хөсәен Моратшинны игелекле сүзләре белән искә алды.
– Ул район үсеше өчен, шулай ук халык хуҗалыгының төрле тармакларында һәм “Татпотребсоюз” системасында эшчәнлек этапларында үзеннән зур өлеш керткән кеше. Район үсеше чорында да, район кулланучылар җәмгыятенә нигез салынган вакытта да, аның бу юнәлешне үстерүгә керткән өлеше гаять зур.
Митингта ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, көньяк төбәге Казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм изге Феодосий Тотемский православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев үз Ватаныбызның патриотлары, тарихи хәтер, буыннарның үзара ихтирамы һәм буыннар дәвамчанлыгы турында сөйләделәр.
Митингта катнашучыларга АТУТ директоры Фәрхат Аюпов мөрәҗәгать итеп, Сергей Ильинның һәм Хөсәен Моратшинның техникум укучылары өчен сугышчан һәм хезмәт батырлыгы үрнәге булып хезмәт итәчәген билгеләп үтте.
Стелалардан ак япмалар төшерелде һәм митингта катнашучылар алдында геройларның күңелгә якын образлары пәйда булды. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм стелалар итәгенә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев