ЗАГС бүлегендә чын ажиотаж иде – 15 пар никахлашты.
Моның сәбәбе – матур дата: 26.06.2026. Саннар көзге комбинациягә туры килде. Гаилә кору көне озакка истә калсын өчен, шулай ук гадәти булмаган дата аркасында, романтиклар табылды.
Унбиш пар яшь килен-кияүләр бер-бер артлы ЗАГС урнашкан Күпфункцияле үзәккә теркәлергә килделәр. Иртәдән кичкә кадәр кабул итү барды. Аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова ихлас елмаю белән каршы алды. Һәр тантана дулкынландыргыч атмосферада үтте.
– Без монда республиканың төрле почмакларыннан килгән яшь гаиләләрне күрүебезгә шат, — дип билгеләп үтте Светлана Крайнова. — Теркәлү географиясе киң: Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Чуашия һәм Марий Элдан парлар бар. Алар арасында өч пар – Аксубай районыннан. Бу бик күңелле. Безнең ЗАГСны сайлаганыгыз өчен рәхмәт. Шәхсән үземнән яшь гаиләләргә бәхет һәм үзара аңлашу телим.
Нет комментариев