Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай хәйриячеләре балалар хыялларын чынга ашыруны дәвам итә

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов “Теләкләр чыршысы” кысаларында Седельниковлар гаиләсеннән биш балага бүләкләр тапшырды.

Балалар Кыш бабайга хат язганнар һәм ул алар янына Кар кызы белән генә түгел, игелекле тылсымчыга хаттан теләкләрне чынга ашырырга ярдәм иткән хәйрияче белән дә килде. Кунаклар Яңа Кармәт авылына балалар янына кич белән бардылар һәм бу сәфәргә үзенә бертөрле тылсым һәм әкияти мохит бирде.

– Балаларның хыяллары, бигрәк тә Яңа ел алдыннан, чынга ашарга тиеш. Яхшылыкка һәм могҗизага ышаныгыз һәм, сез әгәр тырыш булсагыз, әти-әниләрегезгә ярдәм итсәгез һәм мәктәптә яхшы укысагыз, ул һичшиксез булачак, – диде Алмаз Мингулов, балаларга бүләкләр өләшеп.

Седельниковларның ике баласы – мәктәп укучылары, өчесе – мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Алар Яңа ел шигырьләрен әзерләгәннәр, аларны Кыш бабайга, кунакларга күңелләрен биреп сөйләделәр һәм бүләкләр алдылар. Нәкъ менә үзләре хыялланган бүләкләрне. Унбер яшьлек Ангелина Кыш бабайга язган хатында – “акыллы колонка”, тугыз яшьлек Эвелина – сәйлән җыелмасы, алты яшьлек Константин – лего, биш яшьлек Варвара – курчак өчен кухня җыелмасы, ә Василиса курчак турында хыялланган. Балалар Кыш бабайга хатлар язганда аларның адресатка һичшиксез барып җитәчәгенә ышанганнарын әйттеләр. Һәм бүләкләрне шатланып кабул иттеләр, киләсе елда да игелекле тылсымчы аларга яңадан килсен өчен, үзләрен тәртипле тотарга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев