«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлар берләшмәсе делегациясе Әлки районының Сиктерме авылында узган «Уяв» төбәкара чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.
Күргәзмәдә волонтерлар фронтка нинди ярдәм күрсәтүләрен тәкъдим иттеләр: хәрби кием үрнәкләре, яралыларны ташу җайланмалары, әзерләмәләр, дроннарга каршы махсус патроннар, маскировка челтәрләре һәм башка ярдәм чаралары.
Экспозиция кунакларда зур кызыксыну уятты: охшаш күргәзмәләр булган мәйданчыклар юк иде, күпләр үрнәкләрне игътибар белән карадылар һәм сораулар бирделәр.
– Безнең янга бик күп кеше килде, эшебезнең нечкәлекләре белән кызыксындылар, әйберләрнең сыйфатына һәм төрлелегенә гаҗәпләнделәр, якташ сугышчыларга ярдәм оештыру турында сораштылар, — дип сөйләде Флен Зәйнуллин.
Ветераннар советы, патриотик бергәлекләр вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар волонтерларга армый-талмый ярдәм иткәннәре һәм бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев