Аксубай волонтерлары Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында күргәзмә тәкъдим итте
Татарстан башкаласында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды.
Аны Ленин исемендәге мәдәният йортында оештырдылар. Аксубай волонтерлары күргәзмәдә катнаштылар. Казанлыларга яшеренү челтәрләре ясау буенча осталык дәресләре күрсәтеп кенә калмадылар, аксубайлыларның үз сугышчылары өчен теккән футболкалар, флис кофталар, камуфляж формалар, костюмнар, антидрон плащлар, термо юрганнар әзерләүләрен күрсәттеләр.
Волонтерлар үзләре белән солдатларга җибәрү өчен әзерләнгән өй токмачы, чәкчәк, бал, бәйләгән оекбашлар, яшеренү челтәрләре, окоп шәмнәре һәм башка бик күп әйберләр, хәтта яшеренү челтәрләре үрү өчен кулланылган тукыма кисү станогын да алып бардылар.
МХО башланганнан бирле Аксубай районы халкы волонтерларга 1233 кг бал, 275 кг өй токмачы, 6200 данәдән артык ассортиментта камыр ризыклары, 1860 пар оекбаш һәм башка бик күп нәрсәләр җибәргәннәр.
Алар казанлылар белән рәхәтләнеп тәҗрибә уртаклаштылар. Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев