Аксубай волонтерлары челтәрләр һәм тукыма сатып алуга ярдәм җыю турында игълан иттеләр
Аксубай волонтерлары ялга кайткан мобилизацияләнгәннәргә яшеренү челтәрләре тапшыру өчен аны тизрәк үрергә ашыгалар.
Тукыма һәм ятьмә запаслары җитми. Чөнки бүгенге көндә бу эшкә берьюлы берничә торак пункт кушылды. Кайберәүләр Аксубай волонтерларыннан челтәр алып, авыл клублары базасында үрү пунктлары ачтылар, башкалар район үзәгенә үзләре киләләр һәм, гади үрү ысулларын өйрәнеп, сугышчылар өчен яшеренү челтәрләре бәйләүгә үз өлешләрен кертәләр.
Бүген волонтерлар челтәрләр һәм тукыма өчен акча кирәк, дип мөрәҗәгать итәләр! Һәр кешедән соралган сумма символик: йөз сум.
– 100 кеше 100әр сумнан акча бирсә – 10 000 сум, ә 500 кеше 100әр сум бирсә – 50 000 сум, ярдәм итегез, ... сезнең игелек һәм юмартлык диңгезе сезгә мәхәббәт океаны булып кайтачак, – дип язган төркемдә волонтер Елена Кузьмина.
ИГЪТИБАР: акчаларны 8-9173928891 телефоны буенча Флен Җәмил улы Зәйнуллинның Саклык банкы картасына гына күчереп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев