Аксубай ветеранын район җитәкчелеге юбилее белән котлады
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеранын район җитәкчелеге юбилее белән котлады

Хезмәт ветераны Мария Канюковага 90 яшь тулды. Юбилей көнендә аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов котлады.

– Сезнең буын авыр сынау узды, – диде ул. – Сезнең ил үсешенә керткән өлешегезне бәяләп бетергесез. Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Район җитәкчелеге вәкиле Мария Васильевнага район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Юбилярны Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов та җылы тәбрикләде.

Мария Васильевна Сосновка авылында туып үскән. Әтисе фронтка китә һәм, яраланып кайткач, өч көннән соң вафат була – бу гаилә өчен авыр сынау була. Мария гаиләдә балалардан өлкәне була. Тормыш бик авыр була – мәктәптән соң ул Новокузнецк каласына акча эшләргә китә. Тормышын шушы шәһәр белән бәйли, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Ләкин еллар узу белән туган якларына тартыла – Аксубайга кайтып төпләнә.

Бүген юбиляр улы тәрбиясендә яши, күршесендәге ахирәте дә булыша, ул әбекәйнең якын кешесенә әйләнгән инде. Мария Васильевна район хакимиятенең игътибарына, котлауларына һәм бүләгенә бик сөенде.

– Мине хәтерләүләренә бик шатмын, миңа карата мондый игътибарлары өчен бик зур рәхмәт, – дип кунакларга рәхмәт укыды бәйрәм сәбәпчесе.


Нет комментариев