Район үзәгендә яшәүче Хәдичә Хәлиуллинага 90 яшь тулды.
Хәдичә Хәбиб кызы — хезмәт ветераны. Ул 1936 елның августында Иске Кыязлы авылында күп балалы гаиләдә туган. Язмыш аны балачактан ук сыный: әтисе фронтка китеп, хәбәрсез югала. Әнисе биш бала белән ялгызы кала һәм аларны авырлык белән үстерә. 12-13 яшьләрдә үк яшь Хәдичә әнисенә чын терәк була, гаиләсенә ярдәм итү өчен колхозда эшли башлый.
Авыр заманнарга карамастан, ул җирле мәктәптә җиде классны тәмамлый, аннары бөтен гомерен хезмәткә багышлый. Иптәш кызлары белән бергә кышын фермаларны ягып җылыту өчен кул белән кисеп утын әзерли, торф чыгаруда катнаша. Хәдичә Хәбиб кызы Вахитов исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли, гектарлап чөгендер эшкәртә. Югары хезмәт күрсәткечләре һәм социалистик ярышларда актив катнашканы өчен ул күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аның тормыш юлы — хезмәт батырлыгы үрнәге.
Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илшат Моратшин килде. Ул район җитәкчелеге исеменнән һәм үз исеменнән хезмәт ветеранына ихлас котлаулар җиткерде, илне торгызудагы фидакарь хезмәте өчен Хәдичә Хәбиб кызына рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Хөрмәт һәм рәхмәт билгесе буларак, юбилярга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ветеран өчен иң зур байлык — аның гаиләсе. Хәдичә Хәбиб кызы ике кыз үстергән, хәзер аның биш оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Ул якыннарының кайгыртуында һәм игътибарында яши: янында кызы Фәүзия һәм кияве Хәмит. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче икенче кызы һәм онык-оныкчыклары да газиз кешеләре янына ешрак кайтырга, аның сәламәтлеген кайгыртырга тырышалар.
Нет комментариев