Аксубай ветераны гомер юлын җыр белән үтә
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны гомер юлын җыр белән үтә

Кәкре Күл авылында гомер итүче Александра Растворова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу – әһәмиятле һәм зур дата, ветеран җиңел булмаган тормыш юлы үткән. Аның гомере намуслы хезмәт, якыннарына булган мәхәббәт һәм гаилә бәхете белән тулы булган.

Александра Ивановна – үз гомерендә шатлыкны да, кайгыны да күргән гади рус хатыны. Аның балачагы, яшьлеге, үсмер еллары куркыныч сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорларга туры килгән. Ул күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Кәкре Күл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, совхозга эшче булып урнашкан. Дүрт елдан соң хастаханәгә санитарка булып күчкән. Аның хастаханәдә генә дә хезмәт стажы – 30 ел. Үз вазифаларын намуслы башкарганы өчен аны күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәр, премияләр биргәннәр.

1959 елда ул «Труд» совхозы тракторчысы Анатолий Растворовка кияүгә чыга. Тыйнак яшәсәләр дә, икесе дә җырларга яратканнар. Аларның өендә дәртле җырлар бик еш ишетелгән. Гаиләдә өч кыз үскән, алар әниләренә дүрт онык һәм җиде оныкчык бүләк иткәннәр.

Олы яшьтәге гаилә хуҗабикәсен күп еллар инде кызы Галина тәрбияли.

Гомерендә шатлыкны да, кайгыны да күп күргән Александра Ивановна үз өлешенә төшкән барлык сынауларны лаеклы үткән. Ветеран яшькә бирешми, үзен яхшы хис итә, тормышка оптимизм белән карый һәм элеккечә үк җырлый.

– Мин үз тормышымнан бик канәгать, чөнки янымда балаларым һәм оныкларым бар. Хәтта миңа инде 90 яшь булуына да ышанып бетә алмыйм! – дип дәртләнеп сөйләде юбиляр. Ул үзенең озын гомерле булу серен хезмәт сөючәнлектә, теләсә нинди хәлдә дә тормыштан ямь таба белүдә һәм һәр яңа көнгә сөенә алуда дип саный.

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Татьяна Убейкина котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев та авылдашын 90 яшьлек юбилее белән ихлас тәбрикләде.


Нет комментариев