Аксубай ветераны бөтен хезмәт юлын туган ягына багышлаган
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераны бөтен хезмәт юлын туган ягына багышлаган

Киса авылында яшәүче Нина Федотова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нина Ивановнаны әлеге истәлекле юбилей белән Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров котлады.

– Сезгә бик күп сынаулар аша узарга туры килгән, иң авыр елларда район иминлеге өчен алны-ялны белми тырышып хезмәт куйгансыз. Фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз, – диде ул. – Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер телим!

Муниципаль берәмлек җитәкчесе ветеранга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Нина Ивановна гомере буе авылда яшәгән, туган ягы иминлеге өчен хезмәт иткән. Ул 1936 елда күп балалы Крайновлар гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә дүрт бала үскән. 1941 елда әтиләре фронтка китә, ә 1942 елның октябрендә Сталинград янындагы каты сугышларда һәлак була. Крайновлар гаиләсе терәксез кала.

Нина Ивановнаның балачагы җиңелләрдән булмый. Кечкенәдән үк әнисенә хуҗалыкта булышырга һәм басу-кырларда бил бөгәргә туры килә. Җиде сыйныфны тәмамлагач, кыз колхозда эшли башлый.

1955 елда Нина Ивановна авылдашы Николай Федотовка кияүгә чыга. Ирле-хатынлы 59 ел бергә яшиләр, биш бала — өч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. 2010 елда Нина Ивановна тол кала.

Бүген тантана гаеплесе ялгызы яши, кечкенә булса да үз хуҗалыгын алып бара, бакчада эшләргә дә ярата ул. Әбекәйгә балалары, оныклары һәм оныкчыклары һәр эштә булышалар. Зур гаиләсе — аның төп горурлыгы һәм таянычы.


Нет комментариев