Иске Ибрай авылында яшәүче Зәкия Сафинага 90 яшь тулды.
Бу истәлекле көнне Сафиннар йорты кунаклар белән тулды. Якын кешесен истәлекле юбилее белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды.
Рәсми кунаклар да килде.
— Хөрмәтле Зәкия Гаяз кызы, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез, — диде район башлыгы Алмаз Мингулов. — Сез лаеклы балалар үстердегез, аларның хезмәтенә җәмгыятьтә дә ихтыяҗ зур. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек һәм яраткан балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз даирәсендә тагын күп еллар яшәвегезне телим.
Район җитәкчесе аңа Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Юбилярны район кураторы — ТР Рәисе аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Мансур Мингулов чын күңелдән котладылар һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Ветеранның тормыш юлы җиңел булмаган. Кызчыкка биш яшь булганда әтисе фронтка киткән һәм хәбәрсез югалган. Әнисе өч баланы ялгызы үстергән.
— Бик күп авырлыкларны күрергә туры килде, башак та җыйдык, нинди үлән бар, барысын да татып карарга туры килде. Ачлыктан сыер коткарды, әни әти вакытыннан калган сыерны бетермәде, — дип искә алып сөйләде Зәкия әби. — Аны җигеп утын да ташыдык, азык та алып кайттык. Эштән курыкмадык, кая кушсалар, шунда тырышып, бар көчебезне куеп хезмәт куйдык.
Зәкия Гаяз кызы егерме яшендә шушы авыл егете Сәлихҗан Исхак улына кияүгә чыга һәм алар 61 ел тату гомер итәләр. Инде иренең вафатыннан да тугыз ел вакыт узган. Зәкия әбекәй олы яшьтә булуына карамастан, сәламәтлегеннән зарланмый, сөбханалла, аяклары йөри, күзе күрә, колаклары ишетә, зиһене камил, балалары янәшәсендә «әни» дип өзелеп торалар. 9 оныгы һәм 6 оныкчыгы — аның нәсел дәвамчылары.
Зәкия Гаяз кызы 36 ел — чөгендер эшкәртүдә, 8 ел фермада хезмәт куйган, 10 ел почта таратучы булып эшләгән. Хәзер улы Марат һәм килене Лилия тәрбиясендә кадер-хөрмәттә матур картлык кичереп яши.
Нет комментариев