Аксубай үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонттан соң терапия корпусы ачылды
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонттан соң терапия корпусы ачылды

Биредә төзелеш эшләрен сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында башкарганнар.

Бүген яңартылган өч катлы бинаны ачу тантанасы булды. Медицина учреждениесендә район башлыгы Алмаз Мингулов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, “ТР ГИСУ” ДКУ директоры Илнар Хафизов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илназ Әхмәдиев булдылар.

Ачылыш тантанасында чыгыш ясап, Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Республикасы җитәкчелегенең төп бурычы халыкның тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыру икәнлеген ассызыклады.

– Соңгы елларда Татарстанда бу юнәлештә бик күп эшләр башкарыла, әлеге максатларны үтәүгә юнәлдерелгән 50дән артык программа актив гамәлгә ашырыла. Әмма, дәүләт тарафыннан Сәламәтлек саклау тармагына ярдәм итүгә, яңа технологияләр кертүгә карамастан, төп мәсьәлә булып кадрлар кала. Аксубай үзәк район хастаханәсендә кадрлар җитәрлек дәрәҗәдә тупланган һәм күрсәткечләр яхшы. Сездә профессионаллар эшли, яшьләр килә. Иң мөһиме, сезгә мөрәҗәгать итүче кешеләр медицина ярдәменнән канәгать булсыннар, – дип мөрәҗәгать итте Әгъзам Самат улы табибларга.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илназ Әхмәдиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында «Дәвамлы һәм актив тормыш» проекты актив гамәлгә ашырыла һәм аның асылы тормышның озын гына түгел, ә актив һәм сыйфатлы булуында. Илназ Әхмәдиев сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы бу өлкәдә Россия Федерациясендә лидерларның берсе – биредә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, медицина оешмаларына капиталь ремонт ясала, шул исәптән авыл җирлекләрендә дә. Мисал булып Аксубай районы тора.

– Ләкин безнең кабинетларыбыз нинди генә матур, җиһазларыбыз нинди генә булмасын, иң мөһиме сез – медицина хезмәткәрләре. Нон-стоп режимында эшләвегез өчен рәхмәт сезгә, – диде ул Аксубай медикларына рәхмәт белдереп. – Халык сезгә ышана һәм иң авыр мизгелләрдә дә кешеләр сезгә өметләнә.

Район башлыгы Алмаз Мингулов стационарны ачу – күптән көтелгән бәйрәм һәм үзәк район хастаханәсе коллективына да, шулай ук Аксубай районы халкына да Медицина хезмәткәре көненә зур бүләк, дип белдерде.

– Капиталь ремонтның беренче этабын Рөстәм Нургали улы үзе хуплады, икенче этапта объект республика программасына кертелде, сәламәтлек саклау министрлыгы лифт урнаштыру өчен акча бүлеп бирде, – дип сөйләде Алмаз Мингулов. – Ремонт – җитәкчелекнең, ТР Рәисенең зур казанышы, ул турыдан-туры безнең районнарга игътибар бирә. Пациентларны вакытында күзәтү, диспансеризация үткәрү, дәвалау өчен барлык шартлар да тудырылган – безнең өчен бу мөһим. Без инде үлем буенча да, мобиль бригадалар буенча да, табиблар белән комплектлашу буенча да булган ачык нәтиҗәләрне күрәбез.

Район башлыгы Әгъзам Гобәйдуллинга, ә аның йөзендә Рөстәм Миңнехановка, сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевка сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел звеносын модернизацияләү программасы, Аксубай районында яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән төзекләндерү программалары өчен рәхмәт белдерде. Табиблар бу сүзләрне алкышлар белән хуплады.

Белешмә: Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында Аксубай үзәк район хастаханәсе үзәк район хастаханәләре арасында 42дән 9нчы урынны били. 2024 елда үлем күрсәткече 17,2 промилле (елына 1000 кешегә үлем саны) дәрәҗәсендә булган, 2025 елда – 15,3 промилле. Бүгенге көндә урта медицина персоналы белән тәэмин ителеш 98 процент, табиблар белән – 86 процент тәшкил итә.

Төзүчеләргә капиталь ремонт вакытында төзелеш эшләрен сыйфатлы һәм намуслы башкарганнары өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантананың кульминациясе символик тасманы кисү булды. Аксубай үзәк район хастаханәсе баш табибы Григорий Порсев озатуында кунаклар терапия корпусының яңартылган бинасы буйлап йөрделәр һәм башкарылган эшләргә генә түгел, ә уйланылган маршрутлаштыруга, пациентлар агымын аеруга, рентген-кабинетның һәм колоноскопия кабинетының яңа җиһазларына һәм Аксубай үзәк район хастаханәсенең мәгълүматлар агыла торган бердәм базасына уңай бәя бирделәр. Биредә лабораторияләр, барлык тикшеренүләр һәм тулаем алганда пациентның анамнезы күзәтелә.

Аксубай үзәк район хастаханәсенең терапия корпусы бинасы 1996 елда төзелгән һәм 30 ел дәвамында биредә бары тик бер тапкыр, 2001 елда гына косметик ремонт үткәрелгән. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә ремонт Россия стандартларының барлык таләпләре буенча башкарылган. Бина тыштан да, эчтән дә яңа төс алды. Барлык коммуникацияләр алыштырылган, диварлар демонтажланган һәм бина эчендә яңадан планлаштырылган, түбә ябылган һәм фасад яңартылган. Ремонтның гомуми бәясе 170 миллион сум тәшкил иткән. Ремонтланган бинаның мәйданы – 1702 кв. м.

Аксубай үзәк район хастаханәсенең терапия корпусына капиталь ремонт ясау буенча эшләрнең заказчысы Илнар Хафизов йөзендә “ТР ГИСУ” ДКУ булды.

Яңартылган корпуста пациентлар агымын аеру өчен өстәмә рәвештә тагын бер керү урыны җиһазландырылган. Беренче катта ашыгыч ярдәм бүлеге, шокка каршы палата, рентген-кабинет, УЗИ һәм ФГДС кабинеты урнашкан.

Икенче катта – терапия бүлеге, өченчедә – интенсив терапия палатасы – реанимация һәм операция блогы, хирургия бүлеге.

Капиталь ремонттан соң корпус һәм медицина җиһазлары яңартылган, шул исәптән функциональ караватлар да сатып алынган. Палаталар санузел, душ бүлмәсе белән җиһазландырылган. Һәр карават янында персоналны чакыру төймәсе бар.

2025 елның декабрендә яңартылган корпус бинасында озак көтелгән лифт урнаштырылган, бу авыру пациентларны һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны югары катларга йөртүне шактый җиңеләйтәчәк.

Пациентлар да яңартылган корпустагы ремонтны бәяләргә өлгергән. Терапия бүлегенең бер палатасында мәскәүле Рәүф Секамов дәвалана. Ул белдергәнчә, Аксубай үзәк район хастаханәсендә булу шартлары санаторий белән чагыштырырлык.

–Монда очраклы рәвештә, гипертоник кризис белән килеп эләктем. Барысын да канәгатьләндерә, Мәскәү хастаханәләрендәгедән ким түгел – күрсәтелә торган медицина ярдәме дә, персоналның мөнәсәбәте дә, туклану да, – дип уртаклашты пациент.

Белешмә: Дәүләт статистика комитеты мәгълүматлары буенча, 2025 елда Аксубай муниципаль районында 25 714 кеше теркәлгән, шулардан 19 454 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә.


Нет комментариев