Аксубай урманчылыгында яшь үсентеләрне агротехник карау бара
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгында яшь үсентеләрне агротехник карау бара

Бүгенге көнгә эшләр 43,8 гектарда башкарылган.

Чаралар «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында, «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты нигезендә уза.

Агротехник тәрбия урман культураларының яхшы үсүе өчен кирәк. Белгечләр туфракны йомшарталар, чүп үләннәрен юк итәләр һәм үсентеләрне төзәтәләр. Бу чаралар үсемлекләргә тизрәк тамыр җәяргә, күбрәк туклыклы матдәләр алырга һәм тизрәк үсәргә ярдәм итә.

Агротехник карауның сыйфаты һәм вакытында башкарылуы урманнарны торгызуның уңышына зур йогынты ясый.

Фото Аксубай урманчылыгы архивыннан.


Нет комментариев