Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары кар өстенә каен агачы орлыклары чәчтеләр

Чабаксар участок урманчылыгы коллективы питомникта каен орлыклары чәчү эшләрен башкарды.

Чәчү өчен 22 килограмм орлык кирәк булды. Урман хезмәткәрләре кул белән карлы буразналарга орлыклар сиптеләр, аннары аларны капладылар.

Ак кәүсәле каен уманнарын булдыруның әлеге ысулын Аксубай урманчылары берничә ел рәттән кулланалар. Ул бик нәтиҗәле. Орлыкны пычкы чүбе һәм көл белән кушалар. Буразналар әлеге катнашманы сибеп чыккач, өстенә тагын көл сибәләр һәм агач щитлар белән каплыйлар. Язын үсентеләрне тәрбияләргә, туфракны йомшартырга, чүпне утарга, ашларга, корткычлардан һәм бөҗәкләрдән саклау чараларын үткәрергә генә кала.

Фото: урман хуҗалыгы архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев