Аксубай 3нче мәктәбе укучысы Ева Кудинова Саранскида узган «Татарстан — Мордовия» төбәкара форумында катнашты.
Ева сайлап алу бәйгесен уңышлы узды һәм бу күләмле чарада Аксубай районының бердәнбер вәкиле булды.
Форумда Татарстан һәм Мордовиянең «Беренчеләр хәрәкәте» хәрәкәтеннән 100 бала катнашты. Катнашучылар бергәләп «Дуслык манифесты» дип аталган проект эшләделәр, аның максаты – дуслык элемтәләрен җайга салу, үз төбәкләренең мәдәнияте турында сөйләү һәм яшьләр арасында төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту.
Форумның программасы бай булды: танып-белү экскурсияләре, туган телләр белән танышу, традицион уеннар һәм иҗади остаханәләр, анда яшь катнашучылар идеяләр һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Нет комментариев