Аксубай укучылары мәктәп урманчылыкларының республика слетына әзерләнәләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары мәктәп урманчылыкларының республика слетына әзерләнәләр

2 нче Аксубай мәктәбе укучылары алдында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урман. Хәтер. Бердәмлек» IХ слетында катнашу бурычы тора.

Ел саен үткәрелә торган яшь урманчылар ярышы Лубян урман-техник көллияте базасында узачак. Мәктәпнең химия һәм биология укытучысы Надежда Панюкова җитәкчелегендәге команданы Аксубай урманчылыгы белгечләре өйрәтә.

Баш урманчы Андрей Ильмухин урман утыртуның төп ысуллары, үсемлекләрне яфраклары һәм үсентеләре буенча билгеләү, урман хуҗалыгында машиналардан файдалану, янгынны сүндерү кагыйдәләре турында сөйләде, урман киңлекләрендә эш алып бару өчен буссоль җиһазыннан ничек файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр. Алда – дулкынландыргыч бәйгеләр. Белгечләрнең урманчылык дәресләре катнашучыларга ышаныч өстәячәк һәм катлаулы бәйге биремнәрен уңышлы хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Фото Аксубай урманчылыгы архивыннан.


Нет комментариев