Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай туган як тарихын өйрәнүчесе Түбән Саврушта истәлек баганасы тирәсен төзекләндерде

Үзебезнең районда туып үскән Владимир Чураков, туган ягына күркәм миссия белән еш кайта: бу юлы ул Түбән Савруш авылындагы элеккеге зират урынындагы истәлек баганасын койма белән әйләндереп алды.

Туган якны өйрәнүче бу урынны, авылның һәм аның тирә-ягының архив документларын өйрәнеп билгеләгән. Түбән Савруш аксакаллары белән сөйләшкән һәм бүгенге буын ата-бабаларының кайда җирләнгән булуын белсен өчен, хәтер баганасы урнаштырырга булган. Идеясен дуслары һәм туганнары ярдәме белән гамәлгә ашырган. Узган елның җәендә монда агачка уеп рәсем төшерү остасы бизәлешендә алты метрлы имән багана утырттылар. Күптән түгел Владимир Алексеевич багана тирәсен койма белән тотып алды.

Теләсә нинди төзелеш эше финанс чыгымнары таләп итә. Бу игелекле эшне туган якны өйрәнүче шәхси акчасына башкарган, шулай ук аңа Тольятти шәһәрендә яшәүче туганнан туган сеңлесе Галина Моисеева ярдәм күрсәткән. Владимир Чураковның Түбән Саврушта яшәүче якын туганнары Эдуард Моисеев, Владимир Хакимов һәм Владимир Семенов койманы урнаштыруда ярдәм иткәннәр. Казаннан туганнан туган энеләре Даниил Сушков һәм Кирилл Чураков койманы буяганнар. Алар Савруш төбәгенең үткәне, өлкән буын кешеләрен искә төшереп, бердәм эшләделәр. Уртак көч белән барысын да уңышлы гына башкарып чыктылар. Күркәм эштә катнашучылар баганада язылган «Ата-бабаларыбызга хөрмәт белән» дигән сүзләрне эштә исбатладылар.

Фото: Владимир Чураков архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев