Аксубай универсаль технологияләр техникумында кадрлар тәрбияләү һәм әзерләү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Биредә күрсәтмәләрне көтмиләр – бурычларны мөстәкыйль хәл итәләр һәм инициатива күрсәтәләр, моны лаеклы ялга киткән өлкән буын билгеләп үтә.
Техникум үзгәрә – яңа уку корпуслары төзелә, барлык кабинетларда практик дәресләрнең сыйфатын яхшырта торган заманча җиһазлар урнаштырылган. Территорияне күп төрле төстәге чәчәкләр бизи – бу студентларның һәм укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Шул ук вакытта администрация пенсионерларны да онытмый: һәр уку төркеменә ветеран беркетелгән, студентлар аларга кышын кар чистартуда, башка хуҗалык мәсьәләләрендә ярдәм итәләр. Бәйрәмнәрдә ветераннарга азык-төлек пакетлары тапшырыла, ашлык өләшәләр, уңышлы елларда бал бирәләр, уку елы дәвамында ветераннар ипи белән тәэмин ителә. Күптән түгел АТУТ чишмәгә сәфәр оештырды: техникум автобус бирде, ашханә саф һавада төшке аш әзерләде – ветераннар рәхәтләнеп ял итттеләр.
Техникумның барлык пенсионерлары исеменнән өлкән буын кешеләренә игътибарлы һәм җылы мөнәсәбәте өчен директор Фәрхат Аюповка рәхмәт әйтәсе килә.
Нет комментариев