Аксубай шахматчылары республика ярышларында көмеш призерлар булдылар
Район командасы Яр Чаллыда узган тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы чемпионатында икенче урынны алды.
ТР беренчелегендә Аксубай җыелма командасы 2016 елдан бирле чыгыш ясый һәм шушы вакыт эчендә мөмкин булган барлык медальләрне яулады, ә узган ел чемпион титулын алды. Быел да тренер Геннадий Горбунов җитәкчелегендәге шахматчылар командасы Аксубай районын яхшы позицияләргә чыгарды.
Чемпионат ике көн дәвамында узды.
Беренче көнне тиз шахмат буенча турнир булды. Безнең командага, кызганычка каршы, призлы урын алу өчен баллар җитмәде. Әмма бу вәзгыятьтә дә Фаил Гафиятуллин үзен ачык күрсәтте. Үз тактасында мөмкин булган 8 баллдан 7,5не җыеп, 1 урынны алды.
Икенче көнне ТР чемпионаты кысаларында, аксубайлылар блицка көч сынашты. Тимур Мәгыйзов һәм Фаил Гафиятуллин команда җыелмасына 7,5әр очко китерделәр. Хәлиткеч вакытта команда уңышына Тимур Крайнов үз өлешен кертте. Флен Зәйнуллин һәм Алмаз Камилов та шулай ук командага лаеклы уеннары белән ярдәм иттеләр. Команда турнир финалына эләкте. Саба районы шахматчылары белән хәлиткеч уен тигез исәп белән тәмамланды. Бу нәтиҗә безнең шахматчылар өчен икенче призлы урынны билгеләде.
– Республика чемпионатында икенче урын – безнең шахматчыларның тырыш, максатчан эшләре нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте Геннадий Горбунов. – Безнең спортчыларның потенциалы зур һәм бу республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев