Районның мәктәп чыгарылыш кичәсендә район һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда спорт мәктәбен лаеклы тәкъдим иткән спортчыларны билгеләп үттеләр.
Спорт мәктәбе директоры урынбасары Анжелика Таиркина муниципаль һәм республика чаңгы ярышлары призерлары Энҗе Батдаловага, Әлфинур Нигъмәтуллинага, Айсылу Сафиуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмдә катнашучыларның алкышлары астында спорт мәктәбенең Рәхмәт хатын билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышларында катнашучы һәм призер Тимур Ласточкинга тапшырдылар. Шулай ук республика һәм муниципаль ярышларда призлы урыннар яулаган апалы-сеңелле баскетболчылар Анастасия һәм Надежда Аниськиналар, Ольга Тербукова да бүләкләр алды.
Нет комментариев