Ярышларны СВО уздыру зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларына багышладылар.
Бу көнне авыл үзәге авыл кешеләрен, кунакларны җәлеп итә торган урынга әйләнде. Чарада 90лап кеше катнашты. Ярышларга Татарстан Республикасының төрле районнарыннан – Аксубай, Нурлат, Зәй, Чистай, Лениногорск һәм Түбән Камадан йөгерергә яратучылар, шулай ук Самара өлкәсеннән кунаклар килде. Массакүләм стартны оештыру һәрвакыт кыенлыклар Һәм катлаулы хәлләр белән бәйле, әмма Павел Ваструков җитәкчелегендәге команда барлык бурычларны да уңышлы үтәде.
Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алар Ватанның тыныч киләчәге өчен гомерләрен биргәннәр, һәм «Хәтер йөгереше» кунаклар һәм авыл халкы өчен аларның батырлыгына символик хөрмәт күрсәтү булды.
Трейл-кросс – бу төрле җирләрдә йөгерү: сукмакларда, туфракта, калкулыкларда, комда, ә Иске Үзи рельефы мондый ярышлар өчен бик тә кулай. Катнашучыларга катлаулы дистанцияләрне – 3, 7 һәм 14 километрны узарга туры килде. Маршрут техник яктан катлаулы һәм күп төрле булып чыкты.
Чараны оештыруда һәм үткәрүдә «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре актив катнашты. Яшь волонтерлар трассаның төп участокларында кизү тордылар һәм спортчыларга юнәлеш күрсәтеп, ориентлашырга ярдәм иттеләр.
Кроссның инициаторы һәм оештыручысы – Яр Чаллы Росгвардия бүлеге хезмәткәре Павел Ваструков. Ул икенче ел рәттән туган авылында шундый ярыш үткәрә.
– СВОда һәлак булган геройлар белән бер авылда яшәп, мин аларны шәхсән белә идем: кайберләре миннән олырак, кайберләре кечерәк иде, кайберләре белән дуслар идек, – диде ул. – Алар безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен бирделәр. Без аларның батырлыгын онытмаска тиешбез, һәм мондый ярышлар –якташларыбызны искә алу йоласы ул. Минем инициативамны җирле хакимият, волонтерлар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар хуплады, һәм барысы да шундый зур күләмдә һәм уңышлы үтүенә мин бик шат.
Нет комментариев