Әлки районының Сиктермә авылында «Без янәшә» проекты кысаларында Татарстанның тәрбиягә бала алган гаиләләр клублары җитәкчеләре һәм аларның волонтерлары слеты узды.
Чарага көн саен ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга җылылык, кайгырту һәм игътибар бүләк итүче кешеләр җыелды.
Өч көн дәвамында слетта катнашучылар һөнәри эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләрне генә түгел, ә тәҗрибәләре, хис-кичерешләре һәм идеяләре белән дә актив уртаклаштылар. Очрашу программасы бик бай һәм эчтәлекле булды: якты тәэсирләр белән беррәттән, ул җитди аналитик эшне дә үз эченә алды.
Очрашуда оешма проектларының агымдагы эшчәнлеге җентекләп каралды, үсеш юнәлешләре билгеләнде, идарә итүне үзгәртеп кору темасы күтәрелде һәм алдагы елга зур максатлар куелды. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтүне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен эшне оптимальләштерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Аксубай районы «Игелек берлеге» клубының «Ачык йөрәкле клуб» номинациясендә Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелүе аеруча күңелле вакыйга булды. Актив катнашканы һәм үсешкә өлеш керткәне өчен бүләк итеп, клубны термопот белән бүләкләделәр – бу әти-әниләр һәм балалар белән җылы очрашулар символы буларак тапшырылды.
«Игелек берлеге» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Алена Убакова билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар үзләрен башкаларны кайгыртуга багышлаган кешеләр өчен аеруча мөһим.
– Эмоциональ яну килгән, барлык ресурслар беткән кебек тоелган мәлләр дә була, – дип уртаклашты ул. – Ләкин нәкъ менә монда, хезмәттәшләр белән җыелгач, безне бер мөһим эш – үз гаиләбезгә генә түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга да кирәкле булу теләге берләштерүен тоябыз. Мондый зур чаралар бик кирәк. Һәр җитәкче, һәр ата-ана үзенең йөрәк әрнүләре белән уртаклашты. Кайвакыт чыгу юлы юк кебек тоела, ә монда, бер зур гаиләдә, күп энергия, уңай хисләр барлыкка килә, һәм иң мөһиме – бергәләп теләсә нинди проблеманы хәл итәргә мөмкин икәнен аңлыйсың.
Фото «Игелек берлеге» тәрбиягә алган гаиләләр клубы архивыннан.
Нет комментариев