Аксубай районының Яңа Дума авылында милли көрәш буенча беренчелекне Яңа Чишмә районы спортчысы отты
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Яңа Дума авылында милли көрәш буенча беренчелекне Яңа Чишмә районы спортчысы отты

Яңа Думада узган Авыл көнендә көрәш келәмендә атаклы осталар һәм яшь спортчылар бил алышты.

Ярышлар тамашачыларда зур кызыксыну уятты: җанатарлар көрәш барышын соңгы минутка кадәр күзәттеләр.

Нәтиҗәдә, Яңа Чишмәдән билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Булат Мусин җиңүче дип танылды. Икенче урынны Балык Бистәсеннән билбау көрәше буенча спорт мастеры Илмир Төхфәтуллин алды. Өченче урынны Түбән Татар Майнасы авылыннан Илдус Камалов яулады. Якташыбыз, яшь булуына карамастан, инде зур уңышларга иреште: ул 2005-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды (2025 ел), ә 2026 елда 70 кг авырлык категориясендә Татарстан чемпионатында җиңү яулады.

Авыл спортчылары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында – Рузил Мингатин, II урында – Нәфис Мингатин, III урында – Айрат Хәйретдинов.

14 яшькә кадәрге категориядә кунаклар арасында Риназ Гозәиров җиңү яулады, икенче урында – Ислан Гафилов, өченче урында – Альмир Гадиров.


Нет комментариев