Аксубай районының Яңа Дума авылында җирле башкарма комитеты бинасы ачылды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Яңа Дума авылында җирле башкарма комитеты бинасы ачылды

Яңа Дума авылында яңа объект – авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын ачу тантанасы булды.

Бәйрәмгә авыл халкы, күпсанлы кунаклар һәм районның авыл җирлекләре башлыклары җыелды.

Халыкка мөрәҗәгать итеп, ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин авыл халкын җирлек өчен мөһим объект ачылу белән котлады. Ул бу вакыйганың Яңа Кармәт авыл җирлеге өчен әһәмиятле булуын ассызыклады.


 

– Башкарма комитетның яңа бинасы – җирлек хакимиятенең эшчәнлеге өчен урын гына түгел, ә авылның һәр кешесенең көндәлек тормышына йогынты ясый торган карарлар кабул итү үзәге дә ул, – дип билгеләп үтте ассоциация җитәкчесе.

 

Әгъзам Гобәйдуллин ассызыклаганча, республикада авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен бик күп эшләр башкарыла, бу юнәлештә күп программалар эшли.

Әгъзам Гобәйдуллин район муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен Мактау грамоталары белән бүләкләде. ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Сергей Маклаковны «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән, Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасованы һәм Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакировны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.



Илнур Шакиров, үз чиратында, республика җитәкчелегенә авылга ярдәм күрсәткәннәре, җирлекнең заманча административ бинасын төзү мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.


Район муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре исеменнән сәламләү сүзе белән Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова чыгыш ясады. Ул республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, муниципаль берәмлекләр советына һәм Татарстан Хөкүмәтенә территорияләрне тотрыклы үстерү буенча алып барылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.



Яңа бинаның символик ачкычы җирлек башлыгы Илнур Шакировка тапшырылды. Катнашучылар әлеге мизгелне җылы алкышларга күмделәр. Кунаклар бүлмәләрне карадылар. Башкарма комитетның яңа бинасында җирлек хакимиятенең нәтиҗәле һәм заманча эшен оештыру өчен аерым кабинетлар, хезмәт бүлмәләре һәм архив бар.


Нет комментариев