Яңа Дума авылы көне мәйданга бик күп катнашучыларны җыйды.
Бәйрәм чарасына авыл халкы, республиканың төрле почмакларыннан якташлар, бик күп кунаклар, артистлар һәм спортчылар килде. Бай эчтәлекле программа төрле форматларны берләштерде: мавыктыргыч конкурслар, матур музыкаль хореографик, театраль куелышлар һәм профессиональ артистлар чыгышлары, тамашачыларга чын бәйрәм рухы бүләк иткән уеннар. Тантана милли көрәш буенча традицион турнир белән тәмамланды. Бәйрәм бик күңелле булды. Боларның барысы турында район газетасының киләсе санында һәм aksubayevo.ru сайтында.
Нет комментариев