Аксубай урманчылыгы гражданнарны урманнарда һәм урман янәшәсендәге территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Коры үләнне чабарга, яфракларны урманнан еракта махсус билгеләнгән урында гына яндырырга, учакларны караучысыз калдырмаска, сүнмәгән тәмәке һәм шырпы ташламаска киңәш ителә. Тотрыклы коры һәм җилле һава шартларында яисә шторм кисәтүе вакытында янгын куркынычы булган эшләр башкарырга киңәш ителми.
15 мартта Россиядә «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмати кампания старт алды. Ул кеше кулы белән килеп чыккан табигый янгыннар, шул исәптән коры үләнгә үз белдегең белән ут төртүләр куркынычы кимүгә юнәлдерелгән.
Басуларда, йорт яны территорияләрендә, дача кишәрлекләрендә һәм башка җирләрдә коры үсемлекләрне рөхсәтсез яндыру җәйге чорда урман янгыннарының төп сәбәбе булганлыктан, мондый яндыруларны тыю зарур.
Ел саен Россиядә янгыннар ике миллион гектарга кадәр урманны юк итә — бу ил урман кисүдән, шул исәптән экспортныкын да керетеп, ике тапкырга күбрәк югалту.
Һәлакәт булу-булмавы синнән генә тора, чөнки 10 табигый янгынның 9ы кеше гаебе белән килеп чыга. Үләнгә ут төртмә. Башкаларга моны эшләргә ирек бирмә. Тәмәке төпчекләрен ташлама. Үзең арттан учакны сүндереп калдыр
Нет комментариев