Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында туып-үскән кыз «Россиянең Чуаш чибәре -2023» титулына ия булды

XIII Бөтенроссия «Раçей чăваш пики-2023» («Чуаш чибәре Россия-2023») конкурсында якташыбыз Юлия Еремеева төп титул иясе булды.

Конкурста Татарстаннан (өч дәгъвачы), Башкириядән, Ульян өлкәсеннән һәм Чуаш Республикасының муниципаль һәм шәһәр округларыннан 18 иң чибәр кыз катнашты. Конкурста катнашуга сайлап алу критерийлары булып чуаш телен, чуаш халкының тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен белү, сәхнә культурасы һәм артистлык осталыгы, дәгъвачыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләте торды. Юлия Еремеева барлык бу белемнәргә һәм сәхнә осталыгына ия. Аның яхшы конкурс тәҗрибәсе бар: узган елның мартында ул «Нәүрүз 2023»нең «Нәүрүз гүзәле» титулына ия булган иде, бу хакта без район газетасында язып чыктык. Юлия – Татарстанның чуаш яшьләре лидеры, республика Халыклары дуслыгы йорты методисты булып эшли. Яшь булуына карамастан, ул чуаш халкының үзенчәлеген, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, республикада туган телне һәм чуаш милли мәдәниятен үстерү буенча бик күп эш башкарды.

Кыз ярышның барлык шартларын да үтәде: визит карточкасы белән чыгыш ясады, интеллектуаль турны узды, иҗади бирем буенча чыгыш ясады (мини-мюзикл жанрында номер башкарды), чуаш милли костюмында дефиледа чыгыш ясады. Шулай ук жюри игътибарына милли ризык тәкъдим итте. Һәр тур аңа максималь санда баллар китерде. Нәтиҗәдә Юлия Еремеева җиңүче дип танылды.

Без Юлиядан Бөтенроссия конкурсында катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашуны сорадык.

–Мин бик шат, бәхетле, һаман да җиңүгә ышана алмыйм әле, – диде ул. – Әлбәттә, җиңү җиңел бирелмәде, кызларның барысы да лаеклы дәгъвачылар булдылар, барысы да чибәр, уңган, талантлы. Әмма бәхет миңа елмайды. Мондый дәрәҗәле конкурста җиңүгә ирешүгә миңа яраткан гаиләм, дусларым, “Аталан” яшьләр хәрәкәте, чуаш хатын-кызлары берлеге ярдәм итте. Барысына да ярдәм итүләре өчен рәхмәт.

Фәтә: Юлия Еремееваның Вконтакте битеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев