Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында терлек азыгы әзерләү сезонына әзерлекне тикшерделәр

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларның, азык саклау урыннарының җаваплы терлек азыгы әзерләү сезонына әзерелеген тикшерделәр.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча ел саен терлек азыгы әзерләүгә керешер алдыннан АПК хуҗалыклары арасында азык җитештерү техникасының әзерлеген тикшерү буенча бәйге үткәрелә. Әлеге бәйге кысаларында районда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Михаил Емелин, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Гостехнадзорның район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, механизация буенча консультант Рамил Фәттахов кергән махсус комиссия эшләде.

Тикшерү барышында комиссия азык җыеп алу техникасының техник торышына, техниканы эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә, шулай ук азык йортларының торышына, сенаж-силос траншеяларының, машина-трактор паркларының һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлегенә аерым игътибар бирде.

Белгечләр Яңа Ибрайда Ильяс Сөләйманов һәм Иске Ибрайда Марат Сафин фермер хуҗалыкларының терлек азыгы җитештерүгә әзерлек дәрәҗәсен тикшерделәр һәм фермерлар эшенә яхшы бәя бирделәр.

«Аксу Агро» ҖЧҖдә булу, алда торган сезонга әзерлекнең җентекләп уйланылган булуын күрсәтте. Комиссия предприятиедә хезмәтне саклауны оештыру белән танышты. Белгечләр «Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексы азык йорты буенча йөреп үттеләр, аның яшел массаны кабул итүгә әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр.

АФ «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФ үзәк базасында техника парадында эшли торган техника белән бергә азык җитештерү техникасының яңа үрнәкләре дә катнашты – перспектива күренеп тора. Хезмәтне саклауны оештыру мәсьәләсе дә җентекләп тикшерелде. Комиссия бу эш юнәлешен дә югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев