Аксубай районында сугышчы истәлегенә ярышлар оештырылды
Иске Ильдеряк авылында мәктәпнең чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Андрей Прохоров истәлегенә җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Сугышчы истәлегенә багышланган чара авыл музеенда башланды. Музей җитәкчесе Лидия Горбунова махсус хәрби операция зонасында катнашучы якташларга багышланган «Вакыт безне сайлады» дигән стенд әзерләгән. Бүгенге көндә Иске Ильдеряк авыл җирлегеннән 18 ир-егет Донбасста неонацизмга каршы көрәшә. Экспозиция белән «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасы вәкилләре танышты.
Спорт мәйданчыгында тантаналы сафта бөтен мәктәп басып торды, авылдашлар бирегә истәлекле вакыйга шаһиты булыр өчен килделәр. Мәктәп директорына ярышларга әзерлек турында рапорт бирелде, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады (балалар аларны рус һәм татар телләрендә башкардылар).
– Андрей Прохоров – һәрвакыт безнең мәктәпнең горурлыгы булды, – дип билгеләп үтте физкультура укытучысы, ярышларны оештыручыларның берсе Владимир Альметкин. – Ул җиңел атлетиканы үз итте, район, зональ һәм республика ярышларында күп тапкыр җиңүче булды. Унынчы сыйныфны ул җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат буларак тәмамлады. Безнең дүрт кешедән торган, шул исәптән Андрей Прохоров та булган авыл командасының кросста үзеннән соң бөтен республиканы калдырганын һәм безнең әлеге җиңүгә ничек шатланганыбызны хәтерлим. Андрей бик тә лаеклы кеше һәм көчле спортчы иде. Без аны һәрвакыт хәтердә тотачакбыз.
Катнашучылар Андрей Прохоровның әтисен көчле алкышлар белән сәламләделәр. Аның адресына лаеклы ул тәрбияләгән өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Җыелучыларны Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков сәламләде һәм спорт ярышларында уңышлар теләде.
Бу көнне язгы һава торышы сюрпризлар алып килде, көн салкын, җилле булды. Шулай да бу беркемне дә куркытмады. Спорт мәйданчыгында, җиңелатлетчыларның рухларын күтәреп, патриотик, сугыш чоры җырлары яңгырады.
Беренче гомуми йөгерештә мәктәп укучылары, укытучылар, сугышчы-ветераннар, авылдашлар катнашты. Дистанция – мәктәпнең спорт мәйданчыгы территориясенең периметры булды. Авылдашлары, батыр сугышчы истәлегенә әлеге араны йөзләгән кеше йөгереп үтте. Аннары яшь төркемнәре буенча ярышлар оештырылды.
Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары – районда танылган спортчылар. Җиңел атлетика йөгерешен иң көчлеләр старты дип атарга була. Алар җанатарлар хуплавы белән җанлы үтте.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы шартларда, шатлыклы мохиттә узды. Призерларга авыл җирлегеннән һәм мәктәптән Грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев