Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сенаж һәм печән әзерлиләр

Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү эшләре киң колач ала бара.

Районда күпьеллык үләннәр 8800 гектар җир били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 14 июньгә мең гектардан артык күпьеллык үләннәр чаптырылган. Кичәгесе көндә генә дә терлек азыгы әзерләүчеләр 600 гектардан артык чаптырган.

Район буенча сезонга сенаж салу планы – 42241 тонна. Бүгенге көндә әлеге төр азык 2400 тоннага якын салынган. 611 тонна печән киптерелгән. «Чистай» ХКның «Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре чаптыруга беренче көннәрдән үк актив керештеләр. Бу хуҗалыкта 219 гектар (планга карата 29 процент), күпьеллык үләннәр чаптырылган, траншеяларга 2400 тоннага якын сенаж салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев