Район территориясендә наркотиклы үсемлекләр үсү учакларын бетерү буенча уртак операция үткәрелде.
Ике көн дәвамында җирле үзидарә органнары белгечләре, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ветеринария хезмәте вәкилләре кыргый киндер үскән биш авыл җирлеген тикшерделәр.
Операция наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча төбәк чаралары планын үтәү йөзеннән уздырылды. Вәзгыять муниципаль наркотикларга каршы комиссиянең катгый контролендә иде.
Якынча мәгълүматларга караганда, чаптырылган һәм эшкәртелгән кишәрлекләрнең гомуми мәйданы 1000 квадрат метр тәшкил иткән.
– Кыргый киндер ул – наркотиклар ясау өчен чимал чыганагы, аны җинаятьчеләр яисә балалар һәм яшүсмерләр кулланырга мөмкин. Без моңа юл куя алмыйбыз. Район гражданнарына «Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында» Федераль закон нигезендә турыдан-туры бурычлары турында искә төшерәсем килә. Әгәр сезнең йорт яны участогында, дачада яки койма янында шундый үсемлекләр пәйда булса, сез аларны юкка чыгарырга тиеш. Участок хуҗасының гамьсезлеге зур штраф рәвешендә административ җаваплылыкка китерә. Моннан тыш, әгәр милекче хакимият күрсәтмәләрен игътибарсыз калдырса, участок мәҗбүри рәвештә тәртипкә китерелергә, ә барлык чыгымнар суд аша түләтелергә мөмкин. Районда яшәүчеләрне уяу булырга өндим: кыргый киндер үскән яңа урыннар турында кичекмәстән 102 телефоны буенча полициянең дежур бүлегенә яки үзегезнең авыл җирлеге администрациясенә хәбәр итегез.
Нет комментариев