Аксубай районында Көнбатыш төркеме гаскәрләренә һәйкәл ачылды
Савгач авылында Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме ветераннарына багышланган мемориалны ачу тантанасы булды.
Яңа һәйкәл үз хәрби бурычын өйләреннән еракта башкарган Совет дәүләтенең Көнбатыш чикләрен саклаучыларга хөрмәт күрсәтү булды.
Аны урнаштыру инициативасын Урмандеево авыл җирлеге ветераннары белдергән. Ачылу тантанасы авыл халкы, Савгач мәктәбе укучылары, запастагы хәрбиләр һәм киң җәмәгатьчелек катнашында узды.
Тантананы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев ачты. Җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, ул ГСВГ сугышчыларының Европаның тынычлыгын һәм тотрыклылыгын саклауга керткән өлешенең әһәмиятен аерым ассызыклады.
– Сез дәүләтебезнең көнбатыш чикләрен саклап, илнең иминлеген тәэмин итеп, туган җирегездән еракта хезмәт иттегез, – диде ул. – Бүгенге көндә дә иҗтимагый тормышта, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнашып, җәмгыятькә зур файда китерегез.
Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев чарада катнашучыларны котлады һәм ГСВГ ветераннарының авыл тормышындагы ролен ассызыклады.

– Алар зур иҗтимагый эш башкаралар, бурычларны хәл итүдә бердәм эшлиләр, – диде муниципаль берәмлек җитәкчесе. – Алар тырышлыгы белән авылда ветераннар штабы эшли. Штаб барлык төр гаскәрләр ветераннарын берләштерә һәм тәрбия эше үзәге булып тора.
Урмандеево авыл җирлеге ГСВГ ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Владимир Егоров бу иҗтимагый оешманың ничек эшләве турында сөйләде.
– Безнең төбәктән 70тән артык кеше үз Ватаныннан читтә, Германиядә хәрби бурычларын намус белән үтәде, – дип билгеләп үтте ул. – Һәм безнең һәрберебез турында мәгълүмат бар. Җыелучыларны истәлек тактасы ачылу белән Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов котлады. Үзенең Көнбатыш төркем гаскәрләрендәге хезмәтен искә төшереп, ул салкын сугыш елларында ГСВГның НАТОны СССР һәм Варшава килешүе оешмасы илләренә карата агрессив гамәлләрдән тотып торучы мөһим тотрыкландыручы фактор булуына игътибар итте. Кем анда хезмәт иткән, тынычлыкны тәэмин итүгә үз өлешен керткән, дип билгеләп үтте.
Тантаналы митингта катнашучылар исемнәре истәлек такталарында мәңгеләштерелгән геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм обелискка венок, чәчәкләр салдылар.
Тантаналы чара тәмамлангач, чын армиядәгечә кыр кухнясы эшләде, барлык кунакларны кайнар тәмле аш белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев