Аксубай районында яшәүчеләрне «соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле» аша хәбәр итәргә чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яшәүчеләрне «соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле» аша хәбәр итәргә чакыралар

Башкарма комитет эш бирүче хезмәт хакын конвертта түләсә яки аны системалы рәвештә тоткарласа, вәзгыятькә йогынты ясау мөмкинлеге турында искә төшерә.

Моның өчен кире элемтәнең ике каналы булдырылган.

Беренчесе – «Соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы. Анда намуссыз эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштырырга мөмкин.

Икенчесе – икътисад бүлегенең «кайнар линия» телефоны: 8 (84344) 2-80-07 һәм 2-84-87.

Район хакимияте халыкны читтә калмаска һәм бу кораллардан үзләренең законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен файдаланырга чакыра.

 


Нет комментариев