Аксубай районында чик сакчыларына мемориал ачылды
Сидул-Ерыклы авылында чик буе билгесе һәм һәйкәл ачу тантанасы булды.
Мемориал Аксубай районының “Чик буе сакчылары берлеге” ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм чик буе сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасы, авыл халкы көче белән төзелгән.
Тантаналы чарага бик күп кунаклар җыелды. Төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән яшькелт хәрби киемле ир-атлар байраклар белән сафта торды. Тирә-яктагы авылларда яшәүчеләр, волонтерлар, битараф булмаган гражданнар истәлекле вакыйганы бергәләп билгеләп үтәргә җыелдылар.
Мемориалны ачу турында тулырак мәгълүматны район газетасының киләсе санында һәм aksubayevo.ru сайтында укыгыз.








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев