Аксубай районында балигъ булмаган балаларның ата-аналарын түгәрәк өстәлгә чакыралар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында балигъ булмаган балаларның ата-аналарын түгәрәк өстәлгә чакыралар

7 июльдә 10:00 сәгатьтә «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында түгәрәк өстәл узачак.

Аның эшендә районның матди ярдәм үзәге, Россия Социаль фонды, район үзәк хастаханәсе, опека бүлеге һәм башка ведомстволар белгечләре катнашачак. Бу чарада катнашырга ата-аналар чакырыла.

Эшлекле очрашу гаилә мәнфәгатьләрен яклауга багышланачак. Югарыда аталган ведомстволар белгечләренә борчыган сорауларны бирергә, мөһим мәгълүмат алырга мөмкин.


Нет комментариев