Аксубай районында «Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе игълан ителде
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе игълан ителде

2026 елның 1 июленнән 15 августына кадәр хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Аксубай район Советы һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе үткәрә.

Ел саен уздырыла торган акция аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ятим балаларга уку өчен кирәкле әйберләр (мәктәп сумкасы, язу кирәк-яраклары җыелмасы) сатып алуда ярдәм итү максатында үткәрелә.

2026 елның 1 сентябрендә беренче сыйныфка 175 бала барачак. 98 беренче сыйныф укучысы ярдәмгә мохтаҗ. Канцелярия кирәк- яраклары җыелмасы белән бер портфельнең бәясе – 2700 сум. Август дәвамында портфельләр тантаналы рәвештә беренче сыйныф укучыларына тапшырылачак.


Нет комментариев