Аксубай районында авыл җирлеге башлыгы республика бүләген алды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында авыл җирлеге башлыгы республика бүләген алды

Район Советы сессиясендә иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләп үттеләр.

Район башлыгы Алмаз Мингулов Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаровка җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисенең Мактау грамотасын тапшырды.

Алексей Макаров – район җирлегенең иң яхшы башлыкларының берсе. Ул халык мәсьәләләрен хәл итә, авылларны төзекләндерү һәм үстерү белән шөгыльләнә, кешеләр белән эшли. Бер үк вакытта ул СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм күрсәтә, ярдәм җыюларны һәм илтеп тапшыруны оештыра, махсус операциядә катнашучылар белән элемтәдә тора, волонтерлык проектларында катнаша.


Нет комментариев