Аксубай районына ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде
Соңгы яңалыклар

Аксубай районына ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде

Республика ведомствосы вәкиле районда узган чараларда катнашты.

Эшлекле сәфәр Аксубайдагы «Эниләр» мәчетендә булудан, район мөхтәсибәте вәкилләре белән аралашудан башланды. Әгъзам  Гобәйдуллин район җитәкчеләре белән бергә Аксубай мөселман зиратында булды, Чаллы хакимиятенең элеккеге җитәкчесе Рәшит Хәмәдиевне искә алды, аның каберенә чәчәкләр салды.

 Түбән Савруш авылында товарлыклы-сөтчелек фермасына асфальт юл файдалануга тапшырылды. Яңа юл ярдәмендә терлекчеләрнең хезмәт шартлары күпкә яхшырды, ә авыл тынычланып калды – асфальт трасса авыл артыннан уза. Бу объектны ачу тантанасы Түбән Савруш, «Молко» ҖЧҖ һәм район өчен зур вакыйга.

Әгъзам Гобәйдуллин Аксубайда Җиңү паркын ачуда катнашты. Бу вакыйгага бик күп балалар, яшьләр, районның иҗтимагый оешмалары, волонтерлар хәрәкәте вәкилләре җыелды. Республикадан килгән кунак капиталь ремонттан соң күптән түгел ачылган Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә булды, яңартуны бәяләде. Мәктәп базасында ул районның авыл җирлекләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары белән эшлекле очрашу үткәрде.

 Районга сәфәр Иске Ибрай авылында тәмамланды – Әгъзам Гобәйдуллин һәм район җитәкчесе капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачуда катнаштылар. Бу хакта тулырак  газетабызның киләсе санында һәм aksubayevo.ru сайтында укыгыз.


Нет комментариев