Аксубай районы делегациясе Алмаз Мингулов җитәкчелегендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты.
Очрашу Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Киңәшмәдә узган уку елына йомгак ясалды һәм яңа уку елына бурычлар турында фикер алыштылар. Балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Аксубай районы тәҗрибәсен Иске Ибрай мәктәбенең математика һәм физика укытучысы Айрат Шәрифуллин тәкъдим итте. Ул үзенең эш алымнары һәм дәресләрне укучылар өчен кызыклы һәм аңлаешлы итә торган ысуллары турында сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Мондый очрашулар яңа идеяләр табарга һәм белем бирү процессын камилләштерергә ярдәм итә.
Район башлыгы Аксубай районы педагогларына һөнәри осталыклары, җаваплы хезмәтләре һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото район Советы архивыннан.
Нет комментариев