Аксубай районы Советында тәкъдим ителгән күргәзмә төзелеш тармагы тарихы турында сөйләде
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Советында тәкъдим ителгән күргәзмә төзелеш тармагы тарихы турында сөйләде

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты планы кысаларында Аксубай районы Башкарма комитетының архив бүлеге төзелеш тармагы үсеше тарихына багышланган күргәзмә әзерләде.

Экспозиция район планеркасында катнашучыларга күрсәтелде.

Чарада катнашучылар район газетасының районда социаль-мәдәни һәм җитештерү билгеләнешендәге объектлар төзелү турында төрле елларда язылган материаллары белән кызыксынып таныштылар. Үз хезмәтләре белән Аксубай районы инфраструктурасын булдырган һәм үстергән кешеләргә зур игътибар бирелде.

Күргәзмәдә шулай ук районның төзелеш тармагы тарихын чагылдырган архив документлары, белешмәләр һәм фотосурәтләр тәкъдим ителде.

Күргәзмә материаллары белән район башлыгы Алмаз Мингулов һәм Татарстан Республикасы Рәисе Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов та таныштылар.

Архив бүлеге мәгълүматларына караганда, төрле елларда районның төзелеш тармагында меңгә якын кеше эшләгән. МСОда 827 белгеч хезмәт куйган, калганнары РСУ, СУ-2 һәм ПМК-869 оешмаларында эшләгәннәр.


Нет комментариев