Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы сайлау комиссияләре вәкилләре РФ Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәтенә лаек булды

Районның чираттан тыш сессиясендә җәмәгать эшендә аерылып торган район оешмаларының иң яхшы вәкилләрен бүләкләү булды.

Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлы эшләре өчен Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең рәхмәтенә Аксубай районының 572 нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе рәисе Фоат Абдуллин һәм Аксубай районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Шәүкәт Нургалиев лаек булды.

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатын 584 нче сайлау участогы участок сайлау комиссиясе рәисе Алена Охотникова алды.

Бүләкләрне район башлыгы сайлау кампанияләрен уңышлы уздырганнары өчен рәхмәт сүзләре һәм эшләрендә алга таба да уңышлар теләп тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев