Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы Җиңү солдатын Ватан сакчысы көне белән котлады

Ватанны саклаучылар көне белән котлауларны Бөек Ватан сугышында катнашкан 100 яшьлек Елисей Тимирясов кабул итте.

Камил Гилманов фашистлар германиясе белән сугышның бүгенге көндә исән булган бердәнбер катнашучысына иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Сезгә, Елисей Мурзич, районның барлык халкыннан һәм шәхсән үз исемемнән фашизмны җиңгән өчен, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларыгыз өчен чиксез рәхмәт, – диде ул. – Без Сезнең белән горурланабыз, кадерле ветеран!

Елисей Мурзич, һәрвакыттагыча, район җитәкчесен парад костюмында каршы алды, сәламәтлеге элеккеге еллардагы кебек булмаса да, фронтовик котлауларга чын күңелдән шатланды.

erid: 2Vtzqw6pLty

Камил Гилманов ветеран белән җылы әңгәмә корды.

– Без Сезне 9 майда узачак Җиңү Парадында күрүебезгә бик шат булачакбыз, – диде ул, ветеранга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев