Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты планы кысаларында Башкарма комитетның архив бүлеге район планеркасында катнашучылар өчен спорт үсешенә багышланган экспозиция әзерләде.
Планеркада катнашучылар район газетасының районда физкультура хәрәкәте турындагы язмалары, документлар һәм белешмәләр белән кызыксынып таныштылар.
Архив мәгълүматларына караганда, 1976 елда Аксубай районында физкультура буенча барлыгы 47 штатлы хезмәткәр булган (1976 елда 4175 ГТО билгесен алучы әзерләнгән). Район территориясендә 21 баскетбол, 24 волейбол, 15 футбол спорт мәйданчыклары эшләгән.
Баскетбол, волейбол, велоспорт-шоссе, спорт гимнастикасы, җиңел атлетика, ядрә белән ату, теннис, авыр атлетика, футбол, шашка, шахмат, чаңгы спорты, хоккей секцияләре эшләгән.
Аксубай районында 1972 елдан 1992 елга кадәр «Уңыш» ирекле спорт җәмгыяте эшләгән. Аның бурычларына халык белән физкультура-массакүләм һәм сәламәтләндерү эшен оештыру кергән. 70 нче елларда аның штатында ике, 80 нче еллар азагында биш хезмәткәр исәпләнгән.
Фото район Советы архивыннан.
Нет комментариев