Аксубай прокуратурасы хезмәткәрләре “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылды
“Хәтер бакчасы” бөтенроссия акциясе кысаларында яр буе территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан агач утырттылар.
Кичә “Хәтер бакчасы” бөтенроссия акциясе кысаларында яр буе территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан агач утырттылар.
Бу табигатьне саклау акциясендә район прокуратурасы коллективы, шулай ук ЭЭМ бүлеге, урманчылык һәм урман хуҗалыгы җитәкчеләре катнашты.
Үсентеләрне Чабаксар участогы питомнигыннан китерделәр. Дүрт еллык миләш үсентеләре, тамыр системасын зарарламаган килеш, бик пөхтә итеп туфрагы белән казып алынган – димәк, алар яңа урында яхшы үсеп китәчәк. Сибү өчен суны уңайлы һәм якын булган инештән алдылар.
–Агачлар утырту, бу һәрвакыт сөенечле вакыйга. Өстәвенә, мондый акцияләргә прокуратура, полиция кушылганда, – дип билгеләп үтте Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Андрей Ильмухин. – Бу – волонтерлык экология хәрәкәтләрендә катнашу өчен барлык башка оешмалар һәм ведомстволарга үрнәк.
Яшь агачлар питомникта яфракларын коярга өлгергәннәр, шуңа күрә алар әлләни күзгә ташланмый. Тора-бара бу миләшләр, һичшиксез, иҗтимагый киңлекнең чын бизәге булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев