Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбендә УФАС вәкиле дәрес үткәрде

Бүген 3 нче Аксубай мәктәбе укучыларының ТР буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов белән очрашуы узды.

Монополиягә каршы хезмәт нәрсә ул, ничек эшли, нинди бурычлар башкара, дигән сораулар күпләр, бигрәк тә укучылар өчен өйрәнелмәгән тема булып кала. Әлеге тема буенча район үзәгенең өченче мәктәбендә ачык дәрес үтте. Аны ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов үткәрде.

– Монополия нәрсә ул? – дигән сорау бирде УФАС вәкиле аудиториягә.

Балалар уйга калдылар, әмма җавап яңгырамады. Сыйныфта тынлык урнашты.

– Бу базар структурасында контроль бер субъект кулында булганда. Барлык катнашучылар өчен дә тигез шартлар саклансын өчен.

Укучылар ФАС белгечен игътибар белән тыңладылар. Ул балаларга монополиягә каршы хезмәт функцияләре һәм төп юнәлешләре, төрле тармакларда кануннарны үтәүне күзәтү турында аңлаешлы итеп сөйләде.

Ведомство вәкиле монополиягә каршы контроль, сәүдәдә көндәшлек, халыкка хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә тукталды. Шулай ук массакүләм-гаммәви чараларда, социаль челтәрләрдә реклама проблемасына да кагылды.

Соңгы вакытта Татарстанда УФАСның нинди эшләр алып баруы турындагы мәгълүмат аерым кызыксыну уятты.

Хезмәт белгеченең кредит килешүләре буенча киңәшләре өлкән сыйныф укучылары өчен артык мәгълүмат булмады – мөстәкыйль тормышта финанс заемнары буенча төрле тәкъдимнәр булырга мөмкин, алданмас өчен уяу һәм фикер йөртүчән булырга кирәк.

Әйтелгәннәр проектор ярдәмендә экранда күрсәтелде.

Лекциядән соң сораулар ява башлады. Балаларны монополиягә каршы хезмәт һөнәре кызыксындырды.

– ФАСта эшләү өчен, укырга документларны кая тапшырырга була? – дип сорады яшүсмер.

– ФАСта эшләү өчен икътисади яисә юридик белем кирәк, – дип билгеләп үтте Алмаз Яфизов. – Мин бу белгечлекләргә ия һәм бу өлкәдә дистәдән артык ел эшлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев